cckvs.ru
Добавить сайт в Избранное / Закладки

Әни

Әниләргә

Ходай биргән әниләргә
Чиксез бетмәс сабырлык.
Көч тә биргән, биргән куәт
Баласын үстерерлек.

Рәхмәт әнкәй бүләк иттең
Якты дөньяның ямен.
Яшлегеңне кызганмыйча,
Бирдең син матур көнен.

Авырганда керфек какмый
Яннарымда утырдың.
Кысып җылы кочагыңа
Җил давылдан сакладың.

Куанганда, син дә әнкәй,
Бала кебек куандың.
Егылганда, елаганда,
Иркәләдең, назладың.

Бишек җырын тыңлап үстек,
Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.
Аллам бирсен озын гомер,
Гомереңдэ бәрәкәт.

Лилия Гиматдинова

*****

Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” – беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балам, дип
Әни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син – тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.
Иртән уянгач йокымнан
Әни!” – беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.

Люция Аблеева

*****

Әнкәй булмый үткән заманда

Күпме еллар үтте, сулар акты,
Киткәнеңә безнең арадан.
Әлегәчә сыкрый, каны тама,
Йөрәктәге тирән ярадан.

Мәгънәләрен кайбер киңәшеңнең,
Яши-яши генә аңладым.
Ник аларны үзең исән чакта,
Дога итеп үземә алмадым?

Нигә соң ул, 20-дә әйткән сүзләр,
Тик кырыкта җитә аң булып?
Ә бүген ул миңа кояш булып,
Һәркөн иртән туа таң булып.

Бу тормышта якын кешеләр бар,
Иң якыны миңа, син, әнкәм.
Колагымда әле яңгырап тора,
“Тәртип белән генә йөр, бәбкәм!”

“Әннә” диеп телем ачылган да,
Әнкәй, диеп яшим һаман да.
Бүген дә бит әнием минем белән,
Әнкәй булмый үткән заманда.

Фирдат Валеев

*****

Тәмле төш

Әниемне төштә күрдем,
Үләнле чәй эчерде,
Үзе пешергән икмәккә
Каймагын ягып бирде.

Гүя мин кайтканны көткән –
Коймагын да пешергән,
Самавыры чыжлап тора,
Белмим, кайчан өлгергән?!

Нинди бәхет татый алу
Сый-хөрмәтен әнинең!
Уянгач та телдә иде
Тәме хуш исле чәйнең.

Күзем йомдым күрергә дип
Дәвамын тәмле төшнең,
Йокым качты, аңлагач та
Аның мөмкин түгелен.

Нур Ахунов

*****

Читать далее →

Добавить сайт в Избранное / Закладки

Сугыш

Совет солдаты кабере янында

 

Мин җырламыйм каберең ташы турында,—
Җырлыйм яшәү моңын.
Вакыт үткән белән бозылмый бер дә
Синең елмаюың.
Ташың тора,— зыян юк аның һич.—
Ул гаепле түгел…
Кара күзле болгар хатын-кызларын
Үзеңә тартасың гел.

Тын, чал аналар да, гитаралар да
Моңлы, сабыр-салмак:
Сөйләмиләр синең үлемең турында,—
Мәңге янар якты көнең турында
Яд итәләр, солдат!

*****

Ветеран

Ямьләнеп киткәндәй булды
Авылым урамнары,
Ирексездән шунда төште
Күземнең карашлары.

Ышанычлы адым белән
Горур атлап урамнан,
Орден-медальләрен тагып,
Үтеп бара Ветеран.

Маңгаенда буразналар,
Әйтерсең борма юллар,
Шул юлларда эз калдырган
Яшәлгән данлы еллар.

Язмыш аны күп сынаган,
Тик сындыра алмаган,
Таяндырса да таякка,
Буйсындыра алмаган.

Чәчләре ничек ак булса,
Күңеле дә аның ак,
Тормыш тәҗрибәсен туплап,
Биргән һәр киңәше хак.

Дөнья йөге бастырса да,
Туры тота гәүдәсен,
Кайбер очынчык затларның
Әйттерер ул тәүбәсен.

Күзләрендә яшәү дәрте,
Япь-яшь аның күңеле,
Тирән ихтирамга лаек
Гомере алда әле.

Юл бирегез, сәләмләгез,
Хөрмәтләп җырлагыз дан:
Урамнарны нурга күмеп,
Үтеп бара Ветеран!

Нур Ахунов

*****

Кайтыгыз солдатлар

Киткән чакта егетләр сугышка
Буп-буш булып калды ихата.
Каһәр сугыш, ул елларны түгел,
Кеше гомерләрен югалта.

Кушымта:
Кайтыгыз, солдатлар, сез кайтыгыз,
Хәтерләрдә генә булса да.
Кайтыр бер мәл, кайтыр диеп сезне,
Һаман көтә туган бусага.

Кызлар киткән чакта яу кырына
Түрдә калды ап-ак күлмәкләр.
Туйда сүзләр әйтелми калдылар,
Таратылмый калды бүләкләр.

Күпме солдат кайтмады сугыштан,
Күпме еллар әрәм калдылар.
Исән булганнарның яшьлекләрен,
Елларын булса да алдылар.

Венер Фәттах

*****

Тынгы бармы

 

Утырабыз яшел чирәмдә
Дуслар белән, зәңгәр бер төндә.
Тирәбездә яна фонарьлар, Алар бии шаян
җилләрдә, Штраус вальсы көенә.

Кәстәнәләр тора чайкалып,
Яфракларын җәеп юлларга.
Кинәт радио,
чит-ят бер телдә,
Бар дөньяга сөйли яр салып,
Күңелләрне тутырып шомнарга…

Әйтерсең лә бәзгә ташланды
Кыргый яулар, уттан-сөремнән…
Кайсы төштә тагын шартлады
Артериясы бу җир шарының?!
Нинди өн бу тагын үлемнән?!

Тирәбездә бии фонарьлар,
Вальс көенә, шаян җилләрдә,
Ә кайдадыр тетри шартлаулар,
Үлем нуры сибеп капшый җирне
Прожекторлар кара төннәрдә…

Минко Лалев,
болгар шагыйре

Нури Арсланов тәрҗемәләре

*****

Читать далее →

Добавить сайт в Избранное / Закладки

Мәктәп

Мәктәп, мәктәп…

Уйларымда һаман кайтам сиңа,
Искә алам сабый чагымны.
Мөгаллимнәр сабыр, көләч иде,
Май кояшы кебек ягымлы.

Бүген алар безне алмый каршы,
Бакыйлыкка күчкән күбесе.
Тик йөзләрен саклый онытмыйча,
Күңелнең тутыкмас көзгесе.

Бәлки алар якты йолдыз булып,
Нур сибәдер безгә күкләрдән.
Укытучы… Мәктәп.. бу ике сүз.
Утта янмый торган дәфтәрдә.

Фирдания Нугаева

*****

Мәктәбем

​Агарды мәктәбенең 100 еллыгына багышлана​

Бер карасаң йөз ел гомер
Тарих өчен күп түгел,
Кешелек дөньясы өчен
Бер гасыр – ул әз түгел.

Мәктәбебезгә йөз булган,
Класслар яңадан тулган,
Инде чәчләре агарган
Шәкертләре җыелган.

Котларга килгәннәр алар –
Кызлары һәм уллары,
Уку, язуга өйрәнеп,
Аң-белем алганнары.

Үз тарихын безнең мәктәп
Намус белән саклаган,
Авыр еллар, кыен чорлар
Аны бөгә алмаган.

Хәтерли микән ул бүген
Китап, дәфтәр юк чакны,
Салкын класста кулга өреп,
Хәрефләп сүз язганны?

Барлап чыгадыр ул бүген
Укыткан һәр баласын,
Белем биргәч, белде микән
Кемнең кая барасын?

Язмыштан узмыш юк, диләр,
Күпләр юк арабызда,
Искә ала микән мәктәп
Гүрдә булганнарын да?

Ничә буын вәкилләре
Монда аң-белем алган,
Укытучыларыбыздан
Бик күпләр өлге алган.

Бүген дә ул авыл күрке,
Халыкның фән үзәге,
Тагын йөз ел яшәсә дә,
Япь-яшь калыр мәктәбем!​

Нур Ахунов

***** Читать далее →

Добавить сайт в Избранное / Закладки

Сабантуй

Сабантуйда җиңелгән малай

Җилкенеп чыкты уртага,
Үзе дә белми нидән –
Ахры, мәйданга ашкыну
Җитмеш бабадан килгән.

Карыйлар җиде яшьлеккә
Көрәшче итеп зурлап,
Алды ул ипләп сөлгене
Бик оста гына урап.

Уйламый кем алдында да
һич артка чигәрмен дип,
Ышанып, көч тоеп чыккан,
Әлбәттә җиңәрмен дип.

Аңа каршы баскан малай
Озынрак шул бер башка,
Үзең ега алмасаң да,
Тыраш син егылмаска.

Җиңү телиләр дус-ишләр,
Тирә-күршегә чаклы;
Дәрт биреп тора тавышлар –
Танышлар аның яклы.

Әмма көрәш-көрәш инде,
Җиңгәннәр өскә чыга,
Көчленеке замана дип
Әйткән дөрескә чыга.

…Мәйданга беренче керде,
Беренче бирешүе,
Горур атлап чыгып килә,
Сизелми килешүе.

Җиңелү гарьлеген бүген
Егетләрчә җиңәчәк.
Аһ итәр әле сабантуй,
Котлар аны киләчәк!

Шәүкәт Галиев

*****

Читать далее →

Добавить сайт в Избранное / Закладки

Җәй

Җәйге яңгыр

 

Болыт чабуларын җилфердәтеп,
Күкри-күкри җәйге яңгыр узды.
Җәйге яңгыр хәтерләтә миңа
Уңган агрономны-абыемны…

Ул кояшлы җәйге яңгыр иде,
Күкрәүләре, яшеннәре булды.
Коеп яуды, оеп яуды да ул,
Китеп барды… калды шифа-моңы.

Дымга тиенеп калды басу-кырлар,
Аның төсе булып калды Икмәк.
Кояш төсле Икмәк үлемсез ул,-
Аны үстергәннәр Җирдән китмәс!-

Шулай күкри-күкри еракларга
Китеп барды ул кат-кат кайтыр әле
Сагындырган җәйге яңгыр булып…

Шамил Маннапов

*****

Җәйге таң

 

Таң.
Томан.
Мунча керә авыл,
Болын. Урман.

Пар диңгезе,
Ун адымнан
Күреп булмый бер-береңне.
хәтта күрше өйне,
Тик тавышлар гына
Йөзеп килә,
Ишетелә.
Әнә әтәч әйтә азан;
Өян, и җан!
ырда, ара-тирә
Үгез гудок бирә.
Кешни атлар,
Кыңгыраулар:
чың-чың.
Башка бер аваз юк,
Тып-тын.
Тынлык…
Таң.
Томан.
Җир-чабыштан
Кайткан сыман.

Булат Сөләйманов

*****

Җәйге кичләр

Җәйге матур айлы кичләр,
Талгын гына искән җилләр.
Яшьлегемне хәтерләтә,
Күңел кылларын тибрәлтә.
Юлын тапсам яшьлегемә,
Кайтыр идем мин кичләтә…

Керфек какмый узган төннәр,
Мәхәббәттән янган көннәр.
Күпме әйтелмәгән сүзләр,
Бүләк ителмәгән гөлләр…
Болар барда үткәннәрдә,
Гафу ит син,үпкәләмә.

Гомер бит ул, матур елга,
Кем парлашып йөзә анда.
Кемдер аның яр буенда,
Ялгыз гына басып кала…
Кайсы берәү ишен табып,
Ике ярга күпер сала.

Гульсум Набиуллина

*****





Карта сайта