Песнәк
Алтын көзләр узып китте,
Ап-ак кыш килеп җитте.
Ап-ак кар яуды җиргә,
Җир акка чумды инде.
Әнә агачта бер песнәк,
Җим эзләп йөри икән.
Ары карый, бире карый
Бер дә табалмый микән?!
Мин озак карап тормыйчан
Тотындым үз эшемә.
Җимлек ясадым кошчыкка,
Элдем куак түшенә.
Песнәгем бик тә шатланды,
Минем эшемне күреп.
Рәхмәт әйтеп, баш селекте
Яныма очып килеп.
Лилия Сәлахетдинова
*****
Кыр кәҗәсе
Әкиятле урманда
Кышның салкын көнендә
Ак карны ера-ера
Әллә кәҗәме чаба?
Бик курка инде үзе
Елтырый аның күзе.
Әллә инде адашкан
Әллә юлын ялгышкан.
Агачлар арасында,
Ботаклар карасында
Кача-кача йөгерә
Көтүгә өлгерергә.
Көтүе белән бергә
Тели кәҗә булырга.
Табып бәләкәй бәти
Булырга аңа әни.
Җылы язның көнендә
Йөрергә ул чирәмдә
Назлап кына яратып
Бәләкәчен ияртеп.
Өйрәтеп ул яшәргә,
Бүреләрдән качарга.
Әкиятле урманда,
Чәчәк тулы аланда
Лилия Гиматдинова ( Хисамова)
*****
Мәче утыра киртәдә
Килер, диеп иртәгә,
Бүгенгесенә ни булган?
Җир йөзе акка тулган.
Мәче утыра мут карап,
Эшләре әллә харап?
Алан, йолан караштыра
Җил үтте йонын тарап.
Балалар чана шуалар,
Эт чаба яннарында,
Морҗадан тәмле ис килә
Мәче сизә барын да.
Елгаларда боз катмаган,
Яңа кар төшкән җиргә,
Җан иясе хәрәкәттә
Шатлана шуңа җир дә.
Мәче утыра киртәдә
Яңа иртәләр көтеп,
Кыш салкыны тынын өрде
Битләрне алды өтеп.
Найля Аюпова
*****
Сандугач
Сап-сары кош, сары сандугачкай
Җим эзләнеп йөри түтәлдә.
Сандугачым, hич уйламый идем
Күрермен дип сине бу хәлдә.
Бөек җырчы! Синең сайравыңа
Баш ияләр җирдә барчасы.
Табигатьнең бердәнбере, даны,
Сайрый торган кошлар патшасы…
Чебен-черки җыеп көн итәсең…
Ничә очып килдең бакчама.
Горур шул син, сайрауларың өчен
Алмыйсың бер тиен акча да.
Без, кешеләр, алай түгелләрбез,
Эшне шактый оста йөртәбез.
Синнән мең кат ямьсез сайрасак та
Акчалата түләү көтәбез.
Сәхнәләрдә калай каккан булып,
Чыкканбулып конкурс-ярышка,
Лауреатлар булып бетәбез без
Черки безелдәгән тавышка.
Ә үзебез сиңа сокланабыз
Тормышыбыз тук hәм мул чакта.
Сандугачлар ач тъгелме, диеп,
Уйлау ярар иде шул чакта.
Көязләнеп затлы сәхнәләрдә
Көй ватканда бугач ертучы-
Черкиҗыеп яши сандугачкай,
Илләрара халык җырчысы.
Гәрәй Рәхим
*****
Бәпкәләр белән казлар
Гөрләвекләр йөгерә
Күктә кояш елмая,
Җиргә нурларын сибә
Карлар эри, яз килә
Ата каз йөри биеп
Җылы яз килде диеп
Канатын кага-кага
Куана, килгән язга
Бәпкә чыгарам диеп
Утырды ана казы
Сакта басып торырга,
Чакырды ата казны.
Ата каз көяз басып,
Каңгылдап сөйли-сөйли,
Ояга ул юнәлде,
Куанып бии-бии.
Яңа күкәйдән чыгып
Пипелди бәпкәләре
Сөйләшә алар белән
Каңкылдап әнкәләре.
Ана каз төште җиргә
Бәпкәләр белән бергә
Ата казның янына
Бастылар каршысына.
Ата каз муенын сузып
Бәпкәләрен санады
Ияртеп ана казын
Күл буена юнәлде .
Ата каз йөри алдан
Ә артыннан бәпкәләр,
Пипелдәп алалар да,
Йөгерешеп баралар.
Ана каз арттан бара,
Бәпкәсен санап ала,
Ата казга нидер сөйли
Тирә ягына карый..
Килеп җиткәч күл буена
Төшеп күлнең суына
Йөзеп киттеләр бергәләп
Күлнең аргы ягына.
Бер – берсен уза-уза
Чумып бәпкәләр йөзә
Җылы күлнең суында
Камышлар арасында
Күл буе яшел үлән
Куе булып ул үскән
Әйтерсең йөмшак келәм
Җәелеп ята чирәм
Казлар йөри үләндә
Бәпкәләре янында
Яшел чирәмне чүпләп
Каңкылдап та пипелдәп.
Лилия Гиматдинова (Хисамова)