Авылда

 

Әйләнәм дә кайтам. Күрше карчык
Күреп калып урам чатыннан,
«Бәрәкалла, күз тимәсен» диеп,
Карап кала минем артымнан.

Мин — хыялый, җилфер-җилфер килеп,
Чабуымны ачып буранга, Канатларын
җәйгән кошка охшап очып киләм ап-ак
урамнан.

Шул мизгелдә шаян бөтерчектәй,
Хатирәләр уйнап ярсына,—
Колакчыны күзләренә төшкән,
Малай чагым чаба каршыма…

Раил Рахман

*****

Көтүдә

Үч иткәндәй нигәдер тиз
Җитте чират көтүгә.
Сөтлебикә белән киттек,
Иртән вакыты җитүгә.

Авылым инде кайнаша
Уянып иртә таңнан.
Күршенең зур чыбыркысы
Сөйрәлеп бара арттан.

Зират артларына җиткәч,
Кояш менде офыктан.
Мал ризыгы – яшеллек күп!
Үсеп җиткән – тубыктан.

Якты Кояш нурларында
Чык җемелди үләндә.
Тынып калды бака җыры
Үзәннән без үткәндә.

Кызыл ярның чишмәсенә
Әле юлыбыз ерак.
Кирәмәтнең елгасында
Юанды хайван озак.

Көтүлектә кошлар сайрый
Җырларыма кушылып.
Кигәвен генә кайвакыт
Куна эчне пошырып.

Җиргә ятып бераз алсаң –
Керә татлы төшләре.
Уята тик тиз мизгелдән –
Сыерларның мөгрәүе.

Авыз ачып калсаң әгәр,
Бел, хәлләрең нык яман.
Авылга качып кайтып мал
Күрсәтә калса табан…

Инде күпме йөргән дә күк –
Җитми төшләү вакыты.
Сабырлыкның тулды инде
Түзем тулар савыты.

Ниһаять кайттык көтүдән
Җан шатлана, ашкына!
Калыккан Ай зур таулыкка
Сыерлар күк ышкына…

Бер карасаң дөнья көтү
Мал көтүе белә бер!
Барлыйсың һаман кайгырып
Соңармаска йөгереп гел…

Аермасы – вакыт узмый
Тилмер, көт кич җитүен!
Гел киресе – гомер җитми
Көтсәң дөнья көтүен…

Роберт Шаймарданов

*****

Авылым тәрәзәләре

Авылыма кайтып киләм,
Таныш өйнең кәрәзләре.
Каршы ала гөл-чәчәкле,
Авылым тәрәзләре!
Сөйли миңа ак сириннәр,
Авылның хабәрләрен.
Сәләм биреп озатып бара,
Авылым тәрәзләре!
Китсәм дә мин еракларга
Үзәкне өзәр әле!
Сагындырыр гөл-чәчәкле
Авылым тәрәзләре!
Таң җилләре җиткерерләр,
Сезгә кагып,сәләмнәрне,
“Ул сагына сезне “- диеп
Авылым тәрәзәләре!

Гульфия Низамутдинова

*****

Туган йортым төшкә керде

Туган йортым тагын төшкә керде
Үзе якты, җылы, әниле…
Аерыласым килми шушы төштән –
Аңлыйсыздыр минем хәлемне.

Җәйге көндә әни ипи баса,
Сау-сәламәт, үзе шундый шат.
Мөмкин булса, шушы изге төшне
Тагын күрер идем кабатлап.

Туган йортым хәзер ятим инде,
Өзелеп көтәр әни юк анда.
Чынга ашмас татлы төш-хыялым
Сагыш уты кабызды җанда.

Римма Гайнанова

*****

Әй авылым

Туган якка кайттым менә
Сулар өчен һавасын.
Алыштыргысыз бернигә
Үз җиреңнең дәвасы!

Ялан тәпи йөргән чактан
Береккән монда эзләр.
Биләүдән тәүге караштан
Мөккибән киткән күзләр.

Күңелемдә мәңге калган
Әнкәм бишек җырлары.
Тугаемның кошлар җырын
Мәңге тыңлап туймамын!

Нинди торышта булса да
Һавасы җанга якын!
Чишмә суы тәмле чәйдәй
Тисә дә тешкә салкын.

Әй, авылым, картайма син,
Яңарып торсын өйләр!
Урам тутырып җырларбыз
Яңадан язып көйләр.

Роберт Шаймарданов

*****

Авылыма

Чәчәкләрдәй сибелгәнсең
Матур тау итәгенә.
Ышанамын, шундый авыл
Син берәү икәненә.
Күл, елгаларга тартылам
Һәр мизгел давамында
Шифалы чишмә суларың
Һәр кемне давалыйда.
Ераклардаг күренәсен
Кечкенә сыңар учтай.
Кыр-болыннар чакыралар
Иңләп очарга коштай
Авылкаем урамыңда,
Хәтирәле бала чак
Яшьлегем язы һәм көзе
Теләкәйдә калачак
Тартылабыз синең яңга
Һәр язың бәйрәмнәргә.
Каныбыз, җаныбыз белән
Нигезгә бәйләнгәнгә.

Гузалия Файзуллина

*****