Ап-ак кар. Ап-ак кар.
Бу җирдә
Нәрсә юк.
Нәрсә бар-
Барын да каплаган ап-ак кар.

Ап-ак кар. Ап-ак кар.
Бу җирдә
Ышану, көтү бар-
Аларын капламас ап-ак кар.

Алсу Гайфуллина

*****

Кар ява

Буранланып яңа еллар керә.
Ак аргамак – давыл яллары –
аргы очтан оча бирге очка
сыкы чәчле кышка юл ярып.

Иске елдан чыгам изге юлга –
җир карасын каплап кар ява.
Кар өстендә акка кара булып,
карганалар ала каргалар.

Каргышлары оча аргы очка.
Безнең очта бәйрәм-нарасый!
Аргамакның ялкын ялын кочып,
барасы да әле барасы! –

Зәмhәриләр белән сызгырышып,
Зөлхиҗәләр белән биешеп!
Көтә мине кары кагылмаган
көмеш кыңгыраулы бер ишек.

Кагылырмын – кар-бизәкләр сибәр
кыңгырауның көмеш чыңнары.
Тормыш бит ул шулай – үрелеп бара
серле хыял, кырыс чынбарлык.

Берәүләргә – салкын кар бөртеге,
берәүләргә – йолдыз, энҗеләр!
Карны кар дип белгән син акыллы,
ак чәчәкләр күрәм мин юләр.

Уең нинди, шундый төскә буя –
өр-яңадан дөнья агара!
Җир карасын, кыр ярасын каплап,
өметләрне аклап кар ява.

Саҗидә Сөләйманова

*****

Тишек пима
(Такмаклар)

Пима кидем, эх, пима.
Китеп бардым биергә.
Исәбем бар биегәндә
Кызлар сайлап йөрергә.
Күрмәгәнмен пиманы,
Тишек булган табаны.

Әй, син, малай, аягыңны
Өшетерсең, дияләр.
Тубыгың берүк туңмасын,
Дип үзләре көләләр.
Әйдә, әйдә, көлегез,
Өшемәгез үзегез.

Кызлар дисәң, яланаяк
Чабарга да әзермен.
Карда биергә дә була
Көтсә мине кадерлем.
Пиманы салып атам,
Мин кар өстенә басам.

Биегәндә карлар эри,
Тик кыза аяк кына.
Төртмәгез тишек пимага,
Тимәгез оятыма.
Пима түгел биетә,
Яшь йөрәкне җилкетә.

Баскан җирдә ут чыгара,
Диеп кызлар шакката.
Ә егетләр көнләшүдән
Эх, дип, телен шартлата.
Көнләшмәгез, биегез,
Туңып калмас миегез.

Пима кидем, пима кидем,
Кайтып барам биюдән.
Ә янымда иң чибәрләр
Унарлаган тезелгән.
Кызлар ярата яман,
Тишек булса да табан.

Пима тишек дип тормыйлар,
Кызлар сайлый үзләре.
Башкаларны күрмиләр дә,
Бары миндә күзләре.
Эх, пимасы, пимасы,
Кышны бергә чыгасы!

Венер Фәттах

*****

Ап-ак карда яшел урман,
Нинди матур табигать.
Ылысларга бәсләэр кунган,
Искиткеч, бу әкият.

Чыршылар урман буенда,
Сафлык биреп утыра.
Ылыслар хушлы исләрен
Тирә-якка тарата.

Урманга кереп кешеләр
Чыршыларны кистеләр.
Ходай кушмаган эшләрне
Ник, алар эшләделәр.

Төпләре генә урманда,
Тезелешеп калдылар.
Ылыснын юеш яшләре,
Җиргә тамып бардылар.

Төрле, төрле утлар ягып
Чыршыны бизәделәр.
Энҗе яшләре коелды
Кешеләр күрмәделәр.

Үтеп китте шау-шу бәйрәм.
Чыршы ылысын койды.
Саф хава биргән чыршыбыз,
Кибеп чүплеккә керде.

Лилия Ф. Гиматдинова

*****

Читать далее →