Мин дә йөрдем Казан урамында
hәм карадым шәhәр тирәсен.
hәр адымда күңел күрә монда
Дуслар эшен, дуслар көрәшен.

Болытларга тия манаралар,
Суда уйный төзелеш нурлары,
Бизәл, Казан, hаман яңара бар!-
Дидер төсле дулкын җырлары,

Казан-бишек: әатлыгын да аның,
Хәсрәтен дә халык тирбәткән.
Күмелгән ул дәртле, татлы моңга,
Ә чыбылдык итеп-нур япкан.

Яңа портның биек краннары
Күккә гүя тиеп торалар.
Килә монда кораб кәрваннары-
Иркен сулап килеп керәләр.

Дуслар, дуслар! Тормыш диңгезенең
Юлларын сез кыю яргансыз,
Балкышын сез бәхет йолдызының
Йөрәкләргә тирән салгансыз.

Утларыңа, Казан, карыйм кат-кат,
hәм әйтәм мин якты Казанда:
Син нур бирдең зур дуслыкны мактап,
Сине сөеп шигырҗ язарга.

Ламар, болгар шагыйре. Зәки Нури тәрҗемәсе