МегаФон

Язгы кайту

— Язгы тамчы, тизрәк тамчы
Төнге сөңге бозлардан!
Күңелдәге яңарышның
Хисләре нык кузгалган.

— Гөрләвекләр, йөгерегез
Кар эретеп инешкә!
Ак юрганны яшерегез
Күздән, кайтып керешкә.

Инешемдә боз сугышы —
Ярга бозлар шуыша.
Кыш кидергән тунын елгага
Салдырмаска тырыша…

Көлә Кояш нурын сибеп
Яз килә бит — тантана!
Аякларым туган якта!
Җан сөенә, мактана…

Роберт Шаймарданов

*****

Язгы төннәр

Язгы төннәр, язгы төннәр,—
Кемгә кыска, кемгә озын.
Талның йомшак песиләре
Тыңлый микән яз сулышын?

Язгы төннәр, язгы төннәр—
Кемгә бәхет, кемгә сагыш.
Кызыгып пар шәүләләргә,
Авыр сулап йөри язмыш.

Язгы төннәр, назлы төннәр —
Кемгә айлы кемгә болыт…
Җилләр миңа пышылдыйлар:
«Вакыт инде, оныт, оныт!»

Альбина Мортазина

*****

Март елмая

Тәрәзәгә карыйм, кулымда чәй,
Тыштан миңа кояш елмая.
Март буранын күлләвекләр йота,
Эчтән генә күңел моңая.
Язгы кояш соңгы салкыннарны
Һәм җандагы карны эретә.
Тышка чыгып җырлыйсылар килә,
Тик мартның салкыны чеметә.
Тәрәзәгә карыйм, кулымда чәй,
Чер-чер килеп уйный чыпчыклар.
Чыпчыклар да моңны тоя ахры,
Җырлап оча нәни кошчыклар.
Тәрәзәгә карыйм, март елмая,
Матур ла яз моңнар үргәндә!
Мин моңланам, җырлыйсылар килә,
Көчем арта язга кергәндә.

Венер Фәттах

*****

Яз килә…

Әллә ничек шаян бүген яз җиле,
Назлап үбеп китә битләрне.
Кыш көнләшеп әле ул шаянны
Салкын зинданына бикләрме.

Төннәрендә чыга ул яшерен ауга,
Караңгылык аңа әле булышлы.
Егәрлеген төндә җыеп батырланып,
Язга игълан итә әле сугышны.

Яз да кар астында көчләр җыйган,
Кышка бирешергә теләми.
Назлы, җылы канатларын куйгалап,
Кар, бозларны да телгәли.

Кояш язны җәберләмә әле диеп,
Кышны яздан ерак чикләде.
Нурларына сихри көчләр биреп,
Кайнар кочагына аны бикләде.

Язым аннан яшел туйга әзерләнер,
Гөрләвекләр җырчы булырлар.
Тал песиләре дә язны әле мактар,
Бик ошады диеп бу җырлар.

Аннан яз үзен җәйгә тапшырыр,
Әлегә качып йөри ул кыштан.
Шәфкать сеңде булса кирәк кышка,
Усал күренә хәзер ул тик тыштан.

Ильдар Бикмуллин

*****

Язлар килде

Тагын язлар килде,җилкендереп,
Йөрәкләрне күмеп сөюгә.
Шомырт чәчкә атты, алмагачта
Чәчкә ата сөю көенә…

Сандугачлар сайрый тирәкләрдә,
Пар аккошлар йөзә күлләрдә.
Ә йөрәгем тишеп чыгар төсле
Дулкынланып тибә күкрәктә.

Шомырт чәчкәсенең исләреннән,
Исни-исни әллә исерәм.
Яшьлектәге тәүге мәхәббәтнең
Тойгыларын кабат кичерәм.

Язгы моңга кушылып, күңелемдә,
Йөзә сихри бер моң эчендә.
Тибрәлә ул сөю бишегендә
Мәхәббәтнең серле күгендә.

Гульсум Набиуллина

*****

Җирнең язгы сагынуларын
Гөрләвекләр җырга сала,
Кайгыларын, сагышларын
Кояш, ахры, үзенә ала:
Янар өчен.

Венера Туктарова

*****

Назлы яз

Кар сулары юлга җыенганнар —
Кыеклардан тама тамчылар.
Тиздән, тиздән киң колачын җәеп,
Бар тереклек язны каршылар.

Уянырлар да куак, агач бөреләре,
Шатланырлар кояш назына.
Бар тереклек кыштан уянып чыгар,
Киләм диеп чираттагы язына.

Көннәр хәзер сизелеп озыная,
Ә төннәре хәтсез кыскарды.
Кыеклардан асылынып торган,
Боз- сөңгеләр тәмам юкарды.

Иләс-миләс , искән яз җиле дә
Үзенә хас исләр чыгара.
Умырзая да уянып җыена булыр ,
Калын кар астыннан чыгарга.

Тиздән урманга чыгарбыз да
Умырзая бүләк итәрмен.
Сиңа гына булган хисләремне
Йөрәгеңә салып китәрмен.

Ильдар Бикмуллин

*****

Яз тылсымы

 

Менә әле генә кар бураны иде,
Кыска, ямьсез иде көннәре.
Озын һәм шомлы, үтә салкын,
Дөм караңгы иде төннәре.

Нинди тылсым ап-ак юрганны
Кара төскә манды кинәттән?
Нинди назлар салкын төн гайрәтен,
Җылы бишегенә алып тирбәткән?

Тиз шул, бик тиз әле кар бураны
Салкын көне белән хушлашты.
Озын төннәр җылы көннәр белән,
Яз тылсымга буйсынып дуслашты.

Ильдар Бикмуллин

*****

Язны каршылый

Сыерчык карлары ява бүген,
Кышның соңгы карлары.
Тиздән язга буйсыныр да кыш,
Җиңелеп югалыр аннары.
Ямьле язларым сафка басып,
Яшел киемнәрен киярләр.
Җылы яңгырлары үләннәрне,
Кочып яратырлар, сөярләр.
Нәфис умырзая калкып чыгар,
Урмандагы карлар астыннан.
Калышмаска теләп ашыгырлар,
Кычытканнар алар артынан.
Җиребездә яшәү көче өстәлер,
Яшен, күк күкрәү тавышыннан.
Бар тереклек чиксез шатланыр,
Ямь, шатлык табышыннан.
Ә әлегә тышта язымны үртәп,
Әрсезләнеп ап-ак кар ява.
Ләкин күңелем сизми карны,
Язны каршылый ул, чаба.

Ильдар Бикмуллин

*****

МегаФон