Туган як

МегаФон

Туган якның гүзәл була —
Гади генә бер гөле дә…
Ямьле була, кыек булмый
Туган якның бер җире дә.

Туган якның шифа була —
Талгын искән бер җиле дә…
Үлеп китсәм, миңа җитә
Туган якның бер гүре дә.

Әдхәт Синугыл

*****

Туган җирем

Кызгылт-сары җылы җәй көннәре…
Мин шигырьләр язам төн ката.
Яратам шул болгар урманнарын,
Шул хисләргә бирелеп таң ата.

Кайнар җилләр исә серле чыңлап,
Мин тауларга менәм җилләрдә,
Тыңлар өчен, кыңгыраулар тавышын.
Әллә кайсы ерак илләрдән

Болыт кәрваннары агыла, гүя
Тылсымлы йөк төяп илемә:
Гасырлардан килгән хикмәт серен
Яшәтергә туган җиремдә.

Дора Лалева,
болгар шагыйрәсе
*****

Туган ил

Кочар идем сине, әнкәм итеп, илем,
Киңлекләрең кочагыма сыймас минем.

Көрәштә дә һәм эштә дә җиңү өчен
Көч күп синдә —тиңсез көч ул синең көчең!

Син кушканда бердәм сафта атладык без,
Сине уттан һәм бәладан сакладык без.

Елгаларың көйләп дулкын каксын, дидек.
Йөрәкләрдән таныш моңнар аксыч, дидек.

Донецта да һәм Валда да юкәләрең
Чәчәк атсын, дидек, нурда иркәләнеп.

Чәчәкле дә һәм гөлле дә бул син, дидек,
Кеше бәхете синдә чиксез булсын, дидек.

Әнкәсе син җирдә азат халыкларның.
Синең юллар һаман алга алып барыр.

Безнең бурыч — җиңеп яуда, сөеп эшне,
Үстерергә синең данны, синең көчне!

Афанасий Лужанин
1912—1966

*****

Туган якны сагынам

Дөньяларны буйлап,
Киткән саен ерак,
Туган якны бигрәк сагынам.
Туганнарны уйлап,
Кошлар җырын җырлап,
Кайтырга дип канат кагынам.

Илләр гизәм диеп,
Дөнья күрәм диеп,
Туган яктан кемнәр китмәнән,
Өй алдында каен
Ерагайган саен
Сагышлардан икән кипмәгән.

Күңелгә моң керсә,
Моңнан җыр үрелсә,
Күңел кабат канат кагына.
Гармунымны уйнап,
Балачакны уйлап,
Кайтам әле туган ягыма.

Венер Фәттах

*****

Туган җирем

Таулар кичеп, сулар гизеп
Кырларыңа кердем киң.
-Туган җирем! Җан рәхәтен
Синдә генә сиздем мин!

Талгын искән таң җилләрең
Сыйпый тәнемнән йомшак.
Каршы ала тал — тирәкләр,
Сагынып җәеп кочак!

Сайрар кошларың җыр суза
Минем кайтканны сизеп.
— Моңа кадәр ник кайтмадың?
Юксындык сине диеп.

Ялан — аяк тоям җылысын
Авылымның туфрагын.
Күпме ят җир гизеп белмим
Әле болай булганын.

Күпме читләрдә йөрсәң дә
Канга якын туган Ил!..
Туган җиргә нык бәйләнгән
Дус, туганның кадерен бел…

Роберт Шаймарданов

*****

Бәхет — туган якта

Йөрим: бәхет эзләп.
Кайда икән, кайда?..
Чәчләрем сибелә
Җилләр кагылганда.
Кояш нурын сибә
Болыт арасында.
Чыклы үләннәрдә
Кошлар каурый юа.
Табигать тавышы
Ишетелә колакка.
Бәхет — туган якның:
Җирендә, суында.
Бик тә сөендем мин
Тиз эзләп тапканга.
Калды бары тик,
Бәхетне сакларга!

Лилия Сәлахетдинова

*****

Туган җирем

Ак каендай үскән җирем
Хыялым, төшләремдә.
Давылдагы чәчкә сыман
Киң дала өсләрендә.

Канаты ныгыган коштай
Текә яр өсләрендә —
Еракта йөргән кыз балаң
Төшәме исләреңә?

Далалар, җилләр куенында
Син, минем туган ягым.
Кадерең, назыңнан башка
Күпме түзәрмен тагын.

Фирая Хәлиуллина

*****

Туган якка кайттым,
Миләш өзеп каптым
Күзләремнән тамды яшьләрем.
Ачы түгел миләш,
Сагынылган кардәш,
Кайтармыйча торды эшләрем.
Йортлар инде башка,
Алар күккә аша
Берсе-берсе белән ярышып.
Ләкин урам таный,
Миңа бармак яный
Әллә чынлап, әллә шаярып.
Миләш, синең җимеш
Бигрәк тәмле, имеш.
Туган якта микән үскәнгә?
…Төштем сукмаклардан
Килеп аръяклардан
Тик уйларым йөгерә үткәнгә.

Люция Аблеева

*****

Саумы иркен болыным!
Синдә сөйгән колының.
Билдән үскән үләнеңнең
Сагындым һәр толымын!

Балачагымның тугае!
Ауныймын чирәмеңдә.
Кайткан саен инанамын
Җаныма кирәгеңә!

Күпме ерак яшәсәк тә
Туган як безгә газиз!..
Әйтеп бетергесез ләззәт
Каршыласа шат нигез…

Роберт Шаймарданов

*****

МегаФон

4 Comments

Add yours →

  1. Бик охшады, зур рэхмэт!

  2. минемабыемнын апае

    11.05.2016 — 3:32 пп

    рэхмэт

  3. минемабыемнын апае

    11.05.2016 — 3:33 пп

    рәхмәт

Добавить комментарий

Лимит времени истёк. Пожалуйста, перезагрузите CAPTCHA.

Карта сайта