МегаФон

Сабантуйда җиңелгән малай

Җилкенеп чыкты уртага,
Үзе дә белми нидән —
Ахры, мәйданга ашкыну
Җитмеш бабадан килгән.

Карыйлар җиде яшьлеккә
Көрәшче итеп зурлап,
Алды ул ипләп сөлгене
Бик оста гына урап.

Уйламый кем алдында да
һич артка чигәрмен дип,
Ышанып, көч тоеп чыккан,
Әлбәттә җиңәрмен дип.

Аңа каршы баскан малай
Озынрак шул бер башка,
Үзең ега алмасаң да,
Тыраш син егылмаска.

Җиңү телиләр дус-ишләр,
Тирә-күршегә чаклы;
Дәрт биреп тора тавышлар —
Танышлар аның яклы.

Әмма көрәш-көрәш инде,
Җиңгәннәр өскә чыга,
Көчленеке замана дип
Әйткән дөрескә чыга.

…Мәйданга беренче керде,
Беренче бирешүе,
Горур атлап чыгып килә,
Сизелми килешүе.

Җиңелү гарьлеген бүген
Егетләрчә җиңәчәк.
Аһ итәр әле сабантуй,
Котлар аны киләчәк!

Шәүкәт Галиев

*****

Сабантуйда

Кызларның күзендә очкыннар бии:
Алар күңелен яшь көрәшчеләр били.

Ә хатыннар, күз төшереп мәйданга,
Елмаялар бары батыр калганга.

Әбиләрнең күз карашы ник гамьле? —
Яшермичә жәллиләр җиңелгәнне.

Марат Акчурин
Флера Низамова тәрҗемәсе

*****

Сабантуйда атлар чабышы

Атлар килә чабыштан
Кем узардан уздырып
Ярсып чабуларыннан
Тузаннар кала тузып

Хәрберсенең исеме бар
Йә Яшьлек тэ йә Йолдыз
-Алга, алга! -кычкыралар
Яшьлек әйдә тизрәк уз!

Толпар ат та аңлый сыман
Башын чайкый халыкка
Кинәт алга ынтыла ул
Атлар кала еракта

Хуҗасы да бик канәгать
Беренче урын ана
Гади генә бер малай дип
Исең китеп карама

Яшьлек җиҗсен иде диеп
Төнен йокламагандыр
Әнисе дә газизенә
Догалар укыгандыр

Егет җиңде. Яшьлек җиңде
Бер-берсенә килешеп
Яшьлек сыман яшь толпардай
Яшьнәп яшәсен яшьлек!

Алия Султан

*****

Сабан туе

Авылларда милли бәйрәм
Сабан туе — тантана!
Кыр батырлары хезмәте
Сабантуйда мактала!

Җырга, биюгә бик оста
Гомердән безнең халык.
Йотлыгып тыңлый кунаклар
Моңнарны хәйран калып.

Милли уеннар гөр килә
Туган җир кочагында.
Халкыбызның яшәрлеген
Инандырып тагын да!

Җитезләр һәм көчлеләр
Мәйданнар уртасында.
Ярышларда гына түгел
Җиңәрлек яу кырында!..

Сабантуйлар узып китәр
Хатирәләр калдырып.
— Бәхетле Илдә яшик без,
Кайгыларны яндырып!

Роберт Шаймарданов

******

Сабантуй тиздән

Ел саен уздыра туен —
Бердә картаймый Сабан.
Күпме язны җәйгә дәшеп
Өйләнә бара һаман.

Туйлар агач, көмеш була,
Күп яшәгәч — алтын туй.
Елда яңарып торганга
Исем гади — Сабантуй

Милләтебез бәйрәмендә
Күп игенче мактала.
Эштә, көрәштә бертигез
Батыр даны яклана.

Булачак уңышка өметтә —
Халкыбызда зур мәҗлес!
Борынгыдан безгә килгән
Гореф — гадәт бик газиз!

Роберт Шаймарданов

*****

Сабантуй исемле бәйрәм

Билдә егетләр сынаша,
Димәк, сабантуй бүген.
Авылларның уңган халкы
Ял иттерә күңелен.

Кушымта:
Атлар чаба, туплар оча,
Эх, күңелле сабантуй!
Сабантуй исемле бәйрәм
Чын туйларга таман туй.

Катыкка башын тыккан да,
Кемдер акча эзләнә.
Җиңүчегә йомырканың
Берүзенә йөз данә.

Сабантуйлар гөрләп үтә,
Татарларда җәй туе.
Һәр уены, һәр мизгеле
Сагындыра ел буе.

Венер Фәттах

*****

Сабантуйда

Кызларның күзендә очкыннар бии:
Алар күңелен яшь көрәшчеләр били.

Ә хатыннар, күз төшереп мәйданга,
Елмаялар бары батыр калганга.

Әбиләрнең күз карашы ник гамьле? —
Яшермичә жәллиләр җиңелгәнне.

Марат Акчурин

*****

Сабан туе

Сабан туе, сабан туе бара.
Елга буе, матур аланда
Җиз кыңгырау таккан, атлар чаба
Ярсып-ярсып алар тагында.

Сабан туе, халык күңел ача.
Яше карты барда җыелган,
Борынгыдан калган гадәт бит ул
Тарихларда язып куелган.

Сабан туе гөрли, бил алышып,
Көч сынаша безнең батырлар.
Җиңү яулап, зур бүләкләр белән
Өйләренә алар кайтырлар.

Фагим Хабибуллин

*****

Сабантуе сары алтын

Сабантуе сары алтын
Бәйрәм итә бар халык.
Батыр булсаң, көрәшкә чык
Егылсаң, җирдән калык!
Кушымта: Җырламас идем жырларны
Сабантуе җырлата.
Икәү көрәшсә, мәйданда
Берсе егылып ята.
Чапкан узар, яткан калыр,
Йөгергән алыр бүләк.
Күзләрең бәйләнгән килеш
Карале, ватып чүлмәк!
Алын бирмәс аргамаклар
Чапмыйча түзә алмый.
Гөрләсен әле мәйданнар
Сабантуй көн дә булмый.

Люция Аблеева

*****

Сабантуйда

Сабантуй — авыл бәйрәме
Халык мәйданга җыелган,
Ярышта җиңүчеләргә
Бик күп бүләк куелган.

Сабантуйда уеннар куп
Телисең икән ярыш,
Савытка башыңны тыгып
Катыктан акча табыш.

Кашыкка йомырка куеп
Малай-кызлар йөгерә,
Көянтә белән чапкан кызның
Чиләгеннән суы тугелә.

Ике малай капчык белән
Бик тырышып»сугыша»,
Инде берсе хәлдән таеп
Яшел чирәмгэ егыла.

Ерак түгел җепкә бәйләп
Уенчыклар эләләр,
Ә балалар, кайчы белән
Күзне бәйләп кисәләр.

Биек багана башына
Җитез малай ыргыла,
Менеп җитеп ул әтәчне
Дусларына ыргыта.

Әнә инде бик ерактан
Чапкан атлар күренә,
Иң беренче килгән ат
Керә мәйдан түренә
Хәм аның муенына
Чиккән сөлге эленә.

Сабантуйда күркәм уен-
Татарда милли көрәш,
Телисең икән чык та
Көндәшең белән көрәш.

Көрәштә иң зур бүләк
Җиңүчегә — зур тәкә,
Алҗып-арып көрәшәләр,
Чөнки, көндәше -«текә».

Сабантуйда рәхәтләнеп
Күнелле ял итәбез,
Түземсезлек белән тагын
Икенче елны көтәбез.

Мэфрузэ Фатихова

*****

МегаФон