МегаФон

Мәктәп, мәктәп…

Уйларымда һаман кайтам сиңа,
Искә алам сабый чагымны.
Мөгаллимнәр сабыр, көләч иде,
Май кояшы кебек ягымлы.

Бүген алар безне алмый каршы,
Бакыйлыкка күчкән күбесе.
Тик йөзләрен саклый онытмыйча,
Күңелнең тутыкмас көзгесе.

Бәлки алар якты йолдыз булып,
Нур сибәдер безгә күкләрдән.
Укытучы… Мәктәп.. бу ике сүз.
Утта янмый торган дәфтәрдә.

Фирдания Нугаева

*****

Мәктәбем

​Агарды мәктәбенең 100 еллыгына багышлана​

Бер карасаң йөз ел гомер
Тарих өчен күп түгел,
Кешелек дөньясы өчен
Бер гасыр — ул әз түгел.

Мәктәбебезгә йөз булган,
Класслар яңадан тулган,
Инде чәчләре агарган
Шәкертләре җыелган.

Котларга килгәннәр алар —
Кызлары һәм уллары,
Уку, язуга өйрәнеп,
Аң-белем алганнары.

Үз тарихын безнең мәктәп
Намус белән саклаган,
Авыр еллар, кыен чорлар
Аны бөгә алмаган.

Хәтерли микән ул бүген
Китап, дәфтәр юк чакны,
Салкын класста кулга өреп,
Хәрефләп сүз язганны?

Барлап чыгадыр ул бүген
Укыткан һәр баласын,
Белем биргәч, белде микән
Кемнең кая барасын?

Язмыштан узмыш юк, диләр,
Күпләр юк арабызда,
Искә ала микән мәктәп
Гүрдә булганнарын да?

Ничә буын вәкилләре
Монда аң-белем алган,
Укытучыларыбыздан
Бик күпләр өлге алган.

Бүген дә ул авыл күрке,
Халыкның фән үзәге,
Тагын йөз ел яшәсә дә,
Япь-яшь калыр мәктәбем!​

Нур Ахунов

*****

Авыл. Мәктәп. 1 нче класс.
Бара рәсем дәресе.
Альбом-буяуларын барлап,
Алып килгән һәрберсе.
Матур укытучы апа,
Әйтә: «Бүген ирек», -ди,
«Төшерәбез, тәрәзәдән,
Ни бар, шуны күреп»-ди…
Дәрес азагында апа,
Рәсемнәрне тикшерде,
Барысын да, мактап-мактап,
Куйды «дүрт» һәм «биш»лене.
Гөлназ төшергән чәчәкләр…
Булат күктән йолдызны…
Самат — зәңгәр күлмәк кигән,
Туп уйнаучы шук кызны…
Иң соңга тик Марат калды,
Дәфтәре тикшермәгән,
Бәй, бу ни хәл, ап-ак кәгазь?
Ник берни төшермәгән?
Укытучы апа әйтә:
«Ай-һай ялкау, Марат,»- ди,
«Мәктәптә болай укысаң,
Эшләребез харап»- ди.
Марат әйтә: «Мин төшердем,
Күрмисез сез берни»- ди,
«Әнә, шунда бит — бер кәҗә,
Үлән ашап йөри «- ди.
Барысы да аптырашып,
Ак кәгазьгә карыйлар,
Кәҗәне дә, үләнне дә,
Никтер күрә алмыйлар???
Марат әйтә: «Үләнемне,
Кәҗә ашап беткән»- ди,
Кәҗәң кая? «Үлән беткәч,
Кәҗә кайтып киткән»- ди.

Гульфия Низамутдинова

*****

МегаФон