МегаФон

Тополь

Соңлабрак кайттың, кордаш,
Туган-үскән йортыңа.
Анда бары лепер-лепөр
Ялгыз тополь утыра.

Кайда булдың, озак йөрдең?
Онытмагансың икән!..
Монда бары чордашлардан
Син исән дә, мин исән.

Сагынды. Төшләрендә гел
Күрде сине әткәең.
Бар, кадерлә, бар, бер юат
Аның соңгы ядкарен.

Хәер, инде ни файда бар
Үксеп бер елавыңнан.
Без болай да гаҗиз аның
Сагышлы җырларыннан.

Давылда чайкала гына,
Җил тынса, башын ия.
Саргайды, сагышланды ул
«Ник кайтмый?» дия-дия.

Әткәң алтын кеше иде,
Бөр үпкә белдертмәде.
Бер кемнән синең исемгә
Яман тел тидертмәде.

Бала күңеле далада шул,
Ата күңеле балада.
Кемнеңдер нигезе бөтә,
Кемнекедер яңара.

Галимҗан Латыйп

*****

Әти белән без икәү

Әтием карт чабата тукыган,
Көтү көткән,
Чәчкән, урган, өен бурап кергән,
Сату иткән,

Укытучы, ревизор да булган,
Агитатор…
Пычкы, ышкы, алмазларын әле
Шәп уйнатыр!
Кушсаң әгәр, өч тәүлектә ясап
Бирер сиңа
Космик кораб — тик төрт филтәсенә
Шырпы гына…

Мин, уңмаган, кадак белән бутыйм
Бармак башын.
Кая миңа ышкы, пычкы, алмаз,
Агач-ташы!

Әмма үзем һәрбер яхшы эшне
Зурлыйм, сөям —
Барсын эшлим… кулымдагы шушы
Каләм белән.

Мәҗит Рафиков 1969

*****

Әти хаты

Еллар үткәч, әле яңа белдем-
Әти хатлар язган сагынып,
Тик бер юлы уйга салды мине
Җанга, бәгыремә кагылып.

“Изелләрем генә калды шул”,-дип
Сәлам язган хатның башында,
Нәни кызы ятим үсә диеп
Уйлар төште микән башына.

“Изелләрем, сезне сагындым,”-дип
Хатлар язган әти әнигә,
Ялгызлыктан җаны өзгәләнгән,
Сәлам әйткән миңа-нәнигә.

Сагынгандыр Агыйделкәй буен,
Дулкыннарга төшкән талларын,
Белде микән “әти”,- дип әйтәсе
Күпме минем сүзем калганын.

Сагынгандыр Агыйделкәй буен,
Изелләрен, безне сагынган.
Ә мин үзем әйтеп туялмаган
“Әти”-дигән сүзне сагынам.

“Изелләрем генә калды шул”,-дип
Көйгә салып кына җырлыймын,
Әти үскән Агыйделкәй буе
Күңелемә салды җырлы моң.

Нәфисә Хәбибдиярова

*****

Әти эштән кайтыр кебек

Эшкә киткән әтине озатып,
Тәрәзәдән аңа кул болгыйм.
Янәсе, күр, әтием, күр, еламыйм,
Мин зур үстем инде, егылмыйм.

Кушымта:
Тәрәзәдән карап бик еш кына
Анда кар яуганны күзәтәм.
Әти эштән кайтып керер кебек,
Ә ул карый бары сүрәттән.

Әллә инде хыялыйлар булдым,
Эх, алса, дим, әти кулына,
Түшәмнәргә чөеп, сөяр иде,
Көч бирәм дип нәни улына!

Әти эштән кайтып керер кебек,
Әйтер кебек җылы сүзләрен.
Тик сүзләр суынган… Мин күзәтәм
Кар өстендә калган эзләрен.

Венер Фәттах

*****

Әти мунчасы

Ялны көтеп алып,
Иртүк мунча ягып
Әти көтә иде кунакка.
Мунча да суынды,
Әти дә юк инде,
Хатирәләр калды еракта.

Яллар җиткән саен,
Табып берәр җаен
Кайтыр идем әти янына.
Ләкин мунча суык,
Үткәннәргә юл юк,
Шигырьдән дә сагыш агыла.

Һаман төшләремә
Бик еш әти керә,
Әйтерсең мунчага чакыра.
Ләкин төштә генә
Хәтер кайтып килә
Әтиле, мунчалы чагына.

Венер Фәттах

*****

Бәхет — ата булуда

Балаларым бар бит, шөкер,
Зур рәхмәт хатыныма!
Нәрсә җитә соң ир-атка
Җирдә — Ата булуга!
Балачакка кайтасың да,
Әйдә, атлы уйнарга.
Ләкин ярдәм итергә дә
Бит кирәк онытмаска.
Әнә, кызым йоклап китә,
Улым тели урамга.
Хатын белән без эшләрне
Күптән салдык чиратка.
Ашны да пешерешәм,
Кер эләм, кирәк чакта.
Буйдак вакытларым узды.
Мин бит — җаваплы ата!
Иң зур бәхет: тулы гаилә.
Бәхет — Ата булуда!

Лилия Сәлахетдинова

*****

Әткәй уты

Ихатада качыш уйнаганын
Кемнәр генә икән сагынмый.
Әмма еллар үткән, өйнең уты
Әти кулларыннан кабынмый.

Кушымта:
Мин әле дә үсмер бала кебек,
Өй алдымда бәпкә үләне.
Аңлашылмый гына моңсу карап
Чәчәкләрнең башын игәне.

Эх, кайтыра бер мизгелгә генә
Танау юеш, шаян чакларга.
Әмма еллар үткән, алар киткән
Кире кайтмый торган атларда.

Кайткан чаклар була туган якка,
Чирәмнәргә ятып аунаган,
Барысы бар, ләкин өй эчендә
Әткәй уты гына калмаган.

Венер Фәттах

*****

Түбәтәй

Өй түремдә яшел төстә
Әткәй кигән түбәтәй.
Нурлары да бар кебек лә,
Әмма янда юк әткәй.

Кушымта:
Егет төсләренә кертә,
Эх, түбәтәй, түбәтәй!
Түбәтәйне кигән саен
Яп-яшь була йөрәккәй.

Догаларны укыганда
Кигән аны зурәтәй,
Сүрәләрен һаман әле
Хәтерлидер түбәтәй.

Мин үзем дә мәҗлесләргә
Киеп йөрим түбәтәй.
Аның иманлык нурлары
Иң кадерле бүләктәй.

Венер Фәттах

*****

Әтиемнең туган көне
Үзе генә янда юк.
Олы юлдан кайтыр төсле —
Күренә ерактан ут.

Арабызда булмасаң да,
Әти, бездә зур бәйрәм.
Кылган догалар ирешсә,
Ул булыр кайнар сәләм.

Тыныч йокла туган җирнең
Туфрагына төренеп.
Борчуларны белми генә
Уңышларга сөенеп…

Роберт Шаймарданов

*****

МегаФон